Россиядә хәрби хезмәткә көзге чакырылыш башланды
1 октябрьдә РФ Президенты Владимир Путин боерыгы белән Россиядә хәрби хезмәткә көзге чакырылыш башланды. Ул 2023 елның 1 декабренә кадәр дәвам итәчәк, дип хәбәр итә РФ Саклану министрлыгы.
Гаскәрләрне 130 мең егет тулыландырачак – бу узган елгы көзге чакырылыш вакытындагыдан 10 меңгә күбрәк. Ул чагында РФ Кораллы көчләрен һәм башка хәрби берләшмәләрне, алдан планлаштырылганча, 120 мең кеше тулыландырган иде.
Искәртеп узабыз, егетләрне җыелма пунктлардан хәрби частьләргә 2023 елның 16 октябреннән озата башларга ниятлиләр.
Ведомство мәгълүматлары буенча, хәрби хезмәткә чакырылучыларның барысы да Кораллы көчләрнең Россия территориясендәге берләшмәләре һәм хәрби частьләренең даими урнашу пунктларына хәрби бурычын үтәү өчен озатылачак.
Генераль штабның Баш оештыру-мобилизация идарәсе башлыгы, контр-адмирал Владимир Цимлянский сүзләренчә, егетләрне яңа төбәкләргә җибәрмәячәкләр. Ул билгеләп үткәнчә, махсус операция зонасына бары тик контракт буенча хезмәт итүчеләр һәм үз теләкләре белән китүчеләрне генә озатачаклар.
- РФ Кораллы көчләре сафларында контракт буенча хезмәт итү, шулай ук премияләр, ташламалар һәм түләүләр турында тулырак мәгълүмат белән heroes-tatarstan.ru сайтында танышырга яки 117 телефоны буенча белешергә мөмкин.