Мы в Telegram
Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Октябрь
2023

Әмәт бистәсендә «Кеше приюты» - мохтаҗларга ярдәм күрсәтү ноктасы ачылды

0
Әмәт бистәсендә «Кеше приюты» - мохтаҗларга ярдәм күрсәтү ноктасы ачылды

30 сентябрьдә Казанның Әмәт бистәсендә «Кеше приюты» дип исемләнгән мохтаҗларга ярдәм күрсәтү оешмасының чираттагы ноктасы ачылды. Ачылышта «Меценатлар» бизнес җәмгыятенең һәм «Кеше приюты» попечительләр советы рәисе Ильяс Гыймадов Казанда мохтаҗларга ярдәм күрсәтүнең җиденче, ә Татарстан буенча уналтынчы ноктасы ачылуын әйтте.

«Татарстан буенча безнең пунктларда көн саен 2 мең порция кайнар ризык таратыла. Без кешенең исеменә, милләтенә, диненә карамыйбыз. Исерек булмаган мохтаҗ кеше килеп ашый ала. Шулай ук Өлкәннәр көне уңаеннан «Кеше приютының» җиде ноктасында 65 яшьтән узган өлкәннәребезгә азык-төлек пакетлары тапшырылачак», – дип, сөйләде ул.

«Ниндидер сәбәпләр аркасында ялгышкан һәм ялгыз калган кешеләргә ярдәм күрсәтү бик мөһим. «Кеше приюты» ялгыз калган, мохтаҗ кешеләргә бик зур ярдәм күрсәтә: документларын яңарта, яшәү урыны, ризык һәм эш белән тәэмин итә. Шулай ук хәзерге вакытта әлеге приютка дини оешмалар да кушылуын һәм ярдәм күрсәтүен билгеләп үтәсем килә», – диде Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова.

Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская тормышта йортлар төзергә, үзенең бизнесын булдырырга, зур керемнәр алырга сәләтле кешеләр генә түгел, ә башкалар белән бүлешергә, ярдәм күрсәтергә әзер кешеләрнең булуының да мөһимлеген әйтте.

«Кеше приюты» кебек нокталар ачылу - мохтаҗларга кием, урын, азык-төлек бирелү урыннары булу Азат Гайнетдинов кебек меценатлар ярдәме белән эшләнелә. Безнең Казан һәрвакытта да ярдәм күрсәтергә теләүче кешеләр булуы белән дан тотты», – ди ул.

Хәзер Казан шәһәрендә мохтаҗларны бушлай кайнар азык белән ашату өчен 7 пункт эшли. Анда көн саен 1 меңнән артык порция ризык таратыла. Алар – Б.Шаһиди урамы 26 йорт, Ю.Фучик урамы 52 йорт, Авангард урамы 95 йорт, Липатов урамы 6б йорты, Симонов урамы 3 йорт, Гудованцева урамы 6 йорт адреслары буенча урнашкан.

Б.Шаһиди урамында үзәк ярдәм күрсәтү пункты урнашкан. Анда ярдәмнең тулы циклы гамәлгә ашырыла: мохтаҗларга вакытлыча кунарга урын, кием-салым, социаль мунча, кер юу хезмәтләре, социаль чәчтарашханә, консультация һәм социаль патруль хезмәтләре күрсәтелә. Шулай ук авыр тормыш хәлендә калучыларга документларын торгызуда, медицина тикшерүләрен узуда, эшкә урнашуда ярдәм итәләр.

Шундый ук ярдәм пунктлары Яшел Үзән, Әгерҗе, Алабуга, Менделеевск, Нурлат, Буа һәм Питрәчтә эшләп килә.

«Кеше приюты» проектының җитәкчесе Азат Гайнетдинов бер ноктаны тәэмин итү өчен айга 150-300 мең, ә төзү өчен 1 млн кирәк булуын билгеләде. «Без башта йортсыз кешеләр белән генә эшләрбез дип уйлаган идек, әмма безгә күбрәк йорты булган әби-бабайлар мөрәҗәгать итә. Пенсияләре фатир өчен түләүләргә һәм даруларга китеп бетү сәбәпле, аларның азык-төлеккә акчалары калмый, һәм көненә бер тапкыр булса да, безнең пунктларда алар итле ризык ашый алалар», – диде ул.

Азат Гайнетдинов шулай ук алга таба Республика буенча җылы ризык порцияләрен 10 меңгә җиткерергә һәм калган район үзәкләрендә дә ярдәм күрсәтү нокталарын ачу нияте булуын әйтте.

  • «ТР Иреклелекнең мәгълүмати-ресурс үзәге» автоном коммерцияле булмаган оешма Яшьләр эшләре министрлыгы ярдәмендә «Кеше приюты» үзәкләренә ярдәм итү буенча волонтерлык программасын гамәлгә ашыра.



Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
ATP

Хачанов победил Шевченко во втором круге турнира ATP в Риме






В Турции на отелях появились таблички с национальной принадлежностью туристов

Губернатор Дегтярев: мы хотим, чтобы внутренние старты обгоняли международные

20 лет без Ленина: выяснилось, зачем стали драпировать Мавзолей во время Парада Победы

10 трлн на РЖД и автодороги, которые изменят мир. Эксперты рассказали о плюсах и минусах 10 федеральных проектов, сложившихся в Нацпроект «Транспорт»