Мы в Telegram
Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Октябрь
2023

Сабаның Түбән Шытсу төп мәктәбендә ветеран укытучылар һәм яшь мөгаллимнәр очрашты

0

Сабаның Түбән Шытсу төп мәктәбендә ветеран укытучылар һәм яшь мөгаллимнәр очрашты. Очрашу «Укытучылар һәм остазлар елы» уңаеннан «Рәхмәт Сезгә, Укытучылар!» исеме астында узды. Бу хакта «Саба таңнары» хәбәр итә.

Чарада Түбән Шытсу мәктәбендә укыткан ветеран һәм яшь укытучылар, хәзерге көндә белем бирүче остазлар, гомумән, мәктәпкә бәйле булучы мөгаллимнәр катнашты. Бәйрәм чәй табыны артында күңелле аралашу, хатирәләрне яңарту һәм концерт номерлары белән үрелеп барды.

Очрашу тапшыру формасында оештырылган иде. «Яңалыклар» тапшыруында татар теле һәм әдәбияты укытучысы Җәүһәрия апа Мусина мәктәп тарихы, аның уңышлары белән таныштырды. «Арабызда шундый кешеләр бар» тапшыруында мәктәп директоры, укыту эшләре буенча директор урынбасарлары чыгыш ясады. «Әйбәт-гайбәт» тапшыруы төрле елларда Түбән Шытсу мәктәбендә эшләп чыккан фән укытучылары истәлекләре белән уртаклашты.

«Хәрәкәттә бәрәкәт» тапшыруы – тәнәфес: биюләр, үзара аралашуга корылган иде. «Безнең сөйлисе килә» рубрикасында хәзерге коллектив сүз алды.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
WTA

Касаткина обыграла Марию и вышла в третий круг турнира WTA-1000 в Риме






Молодая пара из Улан-Удэ поженилась на выставке «Россия»

Росгвардейцы обеспечивают правопорядок в День Победы в Подмосковье

Здание в усадьбе Щербинка выставят на торги по программе «1 рубль за квадратный метр в год»

В России заметили электрический хэтчбек Chery eQ1