Татарстаннан 70 педагог сыйныф җитәкчеләренең өченче форумында катнаша
Мәскәүдә сыйныф җитәкчеләренең өченче форумы бара. Анда Татарстаннан 70 педагог катнаша. 3 октябрьдән 7 октябрьгә кадәр узачак чарада Россиянең 89 төбәгеннән өч мең сыйныф җитәкчесе һәм урта һөнәри белем төркемнәре кураторлары катнаша. 60 меңнән артык кеше катнашырга теләк белдереп гариза тапшырган.
«Сыйныф җитәкчеләре форумы минем өчен - комфорт зонасыннан чыгу мөмкинлеге. Мин бик күп күңелле танышулар, идеяләр, хис-кичерешләр, төрле проектларда катнашу көтәм. Һәм, әлбәттә, минем шәхси һәм һөнәри компетенцияләремне үстерү», - дип билгеләп үтте Чаллының 35нче мәктәбе башлангыч сыйныфлар укытучысы Айсылу Кузнецова.
Россия Президенты Владимир Путин 2023 елны Укытучылар һәм остазлар елы дип игълан итте. «Укытучылар һәм остазлар елын үткәрүнең бурычы нәкъ менә балаларга, яшьләргә, киләчәккә үз вакытын һәм көчен биргән кешеләрнең хезмәтенә җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп итү булып тора. Укытучылар, остазларның бөтен ил уңышларына һәм казанышларына керткән зур өлешләре турында күбрәк сөйләргә кирәк дип уйлыйм», - диде дәүләт башлыгы Укытучылар һәм остазлар елын ачып.
Форум Россия Мәгариф министрлыгы тарафыннан Россия Президенты йөкләмәсе буенча уздырыла. «Диалог Регионы» автоном коммерцияле булмаган оешмасы сыйныф җитәкчеләре форумының стратегик партнеры булып тора.