Мы в Telegram
Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Октябрь
2023

Фәрит Мөхәммәтшин Кировта киңәшмәдә: Авыл яшьләренә игътибар артуы сөендерә

0

Авыл яшьләре проблемаларына игътибар артты. Бу проблемалар турында фикер алышуны алга таба да алып барырга кирәк. Бу фикерне Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин бүген Кировта Россия Идел буе федераль округы субъектларының дәүләт хакимияте закон чыгару органнары каршындагы Яшьләр парламентлары ассоциациясе утырышында әйтте.

Утырышта яшьләргә патриотик тәрбия бирү, авыл халкының сәламәтлеген саклау һәм авыл территорияләренең кадрлар потенциалын үстерү мәсьәләләре каралды.

Россия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле урынбасары Олег Машковцев билгеләп үткәнчә, «яшь парламентарийлар төбәкләр яшьләре һәм закон чыгару хакимияте органнары арасында "бәйләп торучы звено" булырга тиеш, бу урыннарда яшь кешеләрнең тәкъдимнәрен һәм сорауларын җыярга, аннары алар консолидацияле карарлар кабул итәргә мөмкинлек бирәчәк".

Аның сүзләренчә, яшьләр парламентлары әгъзаларына бүген төбәкләрдә һәм федераль дәрәҗәдә җәелдерелгән патриотик тәрбия буенча зур эшкә актив кушылырга кирәк.

Сүз авыл яшьләренең проблемалары турында да барды.

«Авыл яшьләренә игътибар артты һәм бу шатландыра. Бу теманы ассоциациянең алдагы утырышында күтәргәч, без хакимият органнарының игътибарын әлеге проблемага җәлеп иттек, һәм бүген башланган эшне дәвам итәргә кирәк. Безнең авылларда талантлы яшьләр күп, бу - безнең таяныч», - диде Татарстан парламенты җитәкчесе, утырышта хезмәттәшләренә мөрәҗәгать итеп.

Мөхәммәтшин шулай ук ассызыклаганча, бүген "авыл картая", илнең барлык төбәкләрендә диярлек авылда яшәүчеләр саны кими, шул ук вакытта "авылда күпмилләтле халкыбызның иң яхшы традицияләре, гореф-гадәтләре һәм рухы саклана".

«Бүген проблеманың яңа катламнары күтәрелде һәм, иң мөһиме, аларны ничек хәл итәргә тәкъдимнәр билгеләнде», - дип билгеләп үтте Фәрит Мөхәммәтшин, утырышка нәтиҗәләр ясап.

«Минемчә, бу сораулар һәрвакыт безнең контрольдә булырга тиеш. Яшь парламентарийлар ярдәмендә без алга таба да яшьләр белән әлеге проблемалар буенча фикер алышуны башлап җибәрәчәкбез, һәм иң мөһиме - аларның тавышын ишетәчәкбез, дип ышанам», - диде ул.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
WTA

Александрова не смогла обыграть Саснович и покинула турнир WTA-1000 в Риме






Патриотическая акция «Вальс победы» прошла в Лобне

Синоптики предупредили москвичей о дождливой и ветреной погоде 11 мая

Вильфанд: температура воздуха в России оказалась ниже нормы во всех регионах, кроме Сибири

Певец Григорий Лепс пожаловался на одиночество и признался, что его сердце свободно