Мы в Telegram
Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Октябрь
2023

Казан Татар яшь тамашачы театры танылган шәхесләр турында «театр дәресләре» циклын башлый

0

Яңа сезонда Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры «театр дәресе» форматында спектакльләр циклын булдыра башлаячак. Аларда мәктәп курсында өйрәнелә, тик театр фикеренчә, җитәрлек дәрәҗәдә тулы өйрәнелми торган танылган шәхесләр турында сөйләячәкләр.

Тамашачыларга шундый спектакль вакытында яки аннан соң, аның персонажлары - күренекле кешеләр турында фикер алышырга тәкъдим ителәчәк. Цикл 6 октябрьдә режиссер Булат Гатауллин куелышында «Муса. Моабит» мини-спектакле белнә ачыла. Премьера һәркемгә таныш шагыйрь Муса Җәлил турында булачак.

«Мондый спектакльләр фикер алышу белән бер сәгатькә сузылачак. Алар башка спектакльләр кебек үк безнең театр афишасына кертелә. Моннан тыш, «театр дәресе»н мәктәпкә яки, мисал өчен, шәһәр паркына да чакырырга була», - дип сөйләде «Татар-информ»га Кариев театры директорының маркетинг буенча урынбасары Фәнзилә Мостафина.

Кариев театрында белдерүләренчә, цикл спектакльләре укучыларга гына түгел, ә укытучыларга әдәбият дәресләренә һәм патриотик тәрбия чараларына өстәмә материал сыйфатында файдалы булачак.

Театрда «Муса. Моабит» спектакле татар телендә рус теленә синхрон тәрҗемә белән куелганлыгына игътибар юнәлттеләр. Режиссер Муса Җәлил турында герой буларак кына түгел, гади кеше буларак та сөйләү бурычын куйды. Быел шулай ук «Вакыт кайтавазы: Анна Ахматова — татарча» дигән музыкаль-шигъри спектакль чыгару планлаштырыла (режиссер Эльдар Гатауллин).

«Театр дәресе» циклыннан беренче спектакльдә Татарстанның атказанган артистлары һәм күптән түгел генә труппаны тулыландырган яшь артистлар Инсаф Хәләветдинов, Айрат Шәмс, Камилә Шәңгәрәева, Гөлүсә Гыйбадуллина катнаша.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
WTA

Анастасия Потапова вышла во второй круг турнира WTA-1000 в Риме






Экономист Норфилд: РФ и КНР строят ослабляющий Запад альтернативный мир

Стоимость аренды квартир в России за год выросла на 32%

Baza: более 26 миллионов рублей исчезло со счетов московского монастыря

На Саратовскую областную инфекционную больницу подали в суд поставщики лекарств