Казан хакимиятендә җылылыкны ни өчен алданрак бирә башлауларын аңлаттылар
Татарстан башкаласында, метеорологларның алдагы ялларга фаразы яхшы булмавын исәпкә алып, температураның биш тәүлек рәттән +8 градус билгесенә җитүен дә көтмичә, 5 октябрьдә торак йортларга җылылык бирергә карар кылганнар. Шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары, торак-коммуналь хуҗалык өлкәсенә кураторлык итүче Искәндәр Гыйниятуллин шулай дип белдерде. Бу хакта Казан мэриясенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Ялларга һава торышы фаразын исәпкә алып (төнлә температура минус билгесенә төшәргә мөмкин) без ягып җылыту сезонын бераз иртәрәк башларга булдык. Бөтен системаны хәрәкәткә китерү – гидравликаны, температура режимын көйләү – өчен билгеле бер вакыт кирәк», - дип ачыклык кертте ул.
«Бүген җылылык бирә башлау алдагы салкын көннәрдә фатирларга уңайлы температура белән керергә мөмкинлек бирәчәк, шул ук вакытта җылылыкның артык сарыф ителүенә китермәячәк», - дип искәртте Гыйниятуллин.
Башкарма комитет җитәкчесе билгеләп үткәнчә, йортларга җылылык бирү нормативы ике атнага тигез, әмма 2017 елда өйләрдә кайнар суны индивидуаль әзерләүгә күчү әлеге процессны тизләтергә мөмкинлек бирде.
Шуны да искәртергә кирәк, быел Казанда торак йортларга җылылыкны узган елга караганда ун көнгә соңрак бирә башладылар, бу сентябрьдә көннәрнең җылы торуы белән бәйле. Алдагы көннәрдә аномаль җылылык Татарстаннан китәчәк. Арктикадан салкын һава агымнары килү нәтиҗәсендә яңгыр явачак һәм сизелерлек суытачак.