Мы в Telegram
Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Октябрь
2023

Үзбәкстан Президентын каршы алган ансамбль керәшен мәдәнияте үзәгендә концерт куйды

0
Үзбәкстан Президентын каршы алган ансамбль керәшен мәдәнияте үзәгендә концерт куйды

Үзбәкстан Президенты Шавкат Мирзиеёвны каршы алган «Әлмәт» мәдәни үзәге укытучыларыннан торган «Яшьлек» ансамбле керәшеннәрнең Яков Емельянов исемендәге мәдәни үзәгендә концерт куйды. Ансамбль солистлары – Әлмәт шәһәренең музыка көллияте укытучылары. 2024 елда көллияткә 60 ел була. Алар Габдулла Тукай премиясе лауреаты, данлыклы «Мин яратам сине, Татарстан» җырының көй авторы Роберт Андреевның иҗат кичәсендә катнашты.

Алып баручы Наталья Попова әйтүенчә, «Әлмәт» мәдәни үзәге укытучыларыннан торган «Яшьлек» ансамбле –Әлмәтнең йөзе. «Нинди генә дәрәҗәле кунаклар килмәсен, «Яшьлек» ансамбле аларны матур композицияләр яңгырашы белән каршы ала. Шулай ук, шәһәр көне, Сабантуй һ.б. бәйрәмнәрдә дә музыкантларыбыз актив катнаша. Бүген алар Үзбәкстан Президентын да каршы алырга өлгерде. Коллектив Татарстан Республикасы халыкларының гореф-гадәтләрен пропагандалый. Аларның репертуарында татар, рус, башкорт, мордва халык көйләре эшкәртмәләре бик күп», – диде ул.

Моннан тыш, кичәдә Әлмәт музыка көллиятенең этно-сәнгать иҗаты бүлеге студенты Инзилә Мостафина чыгыш ясады. Ул керәшеннәрнең халык авыз иҗаты үрнәкләрен тәкъдим итте.

«Әлмәт» иҗтимагый үзәгендә төрки халык уен коралларының күргәзмәсе бар. Әлмәткә килеп, сез әлеге музыка уен коралларында да уйнап карый, нәсел-тамырларыгызны искә төшерә аласыз. Сезне чакырып калабыз», – диде Наталья Попова. «Яшьлек» ансамбле солисты Булат Әхмәтҗанов кунакларга курай, кубыз, тальян гармунда татар халык көйләрен уйнап күрсәтте.

Алып баручы Әлмәт музыка көллиятен тәмамлаган шәхесләрне дә атады. «Роберт Андреев, Геннадий Макаров, Әбүзәр Фәйзуллин. Без алар белән һәрчак горурланабыз. Роберт Андреев белән Антарктидага барсаң да була, чөнки ул шулкадәр аралашучан, ихлас, эчкерсез, ягымлы кеше. Шуңа күрә ул юл ярып барганда без һәрчак бик теләп аның артыннан иярәбез», – дип билгеләп үтте алып баручы.

Концертта Роберт Андреев иҗат иткән «Кәләй керәшеннәре» , «Су буенда», «Аккошлар», «Китмә инде» җырлары да яңгырады. Кичәдә яңгыраган әсәрләргә музыка уен кораллары өчен эшкәртмәләрне ансамбль солисты Андрей Спиридонов эшләгән. «Мин яратам сине, Татарстан» җырына халык торып басып кушылып җырлады һәм алкышлады.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
WTA

Касаткина обыграла Марию и вышла в третий круг турнира WTA-1000 в Риме






Журналисты узнали, как живут вне России дети Марии Голубкиной и Николая Фоменко

В Подмосковье в ночь на воскресенье ожидаются заморозки до минус 1 градуса

В Наро-Фоминске ликвидировали крупный пожар в ангаре

Если «Динамо» наберет 4 очка в двух последних турах, это гарантирует ему чемпионский титул