Миңнеханов Татарстан төзүчеләренең Лисичанскида мәктәпләрне төзекләндерүен күрсәтте
Личисанск мәктәпләрендә төзекләндерү эшләре барышы видеосы белән Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов үзенең телеграм-каналында уртаклашты. Лисичанск шәһәренә Татарстан Республикасы шефлык итә.
«Безнең төзүчеләр шефлыкка алынган Лисичанск шәһәрендә мәктәпләрне торгызуны дәвам итә. Кадрларда — шундый уку йортларының берсе. Балалар яхшы укый алсын өчен капиталь ремонт ноябрьдә тәмамланырга тиеш», – дип сөйли республика җитәкчесе.
Элегрәк «Татар-информ» хәбәр иткәнчә, Лисичанскига эш сәфәре белән Татарстанның төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин килде. Ведомство башлыгы шәһәрне торгызу эшләренең барышын бәяләде.