Казан октябрьдә елга һәм күл буйларында ял итү өчен иң яхшы 10 юнәлеш исемлегенә керде
Казан октябрь аенда елга һәм күл буйларында ял итү өчен иң яхшы 10 юнәлеш исемлегенә керде. Бу хакта ТВИЛ.ру кунакханә һәм фатирларны броньлау сервисы тикшерүләрендә әйтелә.
«Синоптиклар 2023 елның октябре алдагыларыннан аерылып торачак дип вәгъдә итә. Ул җылырак, ә явым-төшем айлык нормадан 20 процентка кимрәк булачак. Бу — октябрьдә җылы якларда, диңгез янында гына түгел, ә башка сулыкларда да ял итәргә мөмкин дигәнне аңлата», — диелә хәбәрдә.
Мәсәлән, республика башкаласына сәфәр уртача 4 төн тәшкил итә. Исемлектә икенче урында Түбән Новгород, өченчедә — Волгоград. Бу шәһәрләрдә туристлар шулай ук уртача 4 төнгә бронь ала. Рейтинг төзегәндә Мәскәү һәм Санкт-Петербург исәпкә алынмаган.