Израиль Саклану министры Йоав Галлант сугыш башлану турында белдерде
ХАМАС террор төркеме көтмәгәндә Израильгә һөҗүм башлап, җитди ялгышлык ясады. Бу хакта Израиль Саклану министры Йоав Галлант белдерде, дип хәбәр итә Times of Israel газетасы.
«Бүген иртән ХАМАС җитди ялгышлык ясады һәм Израиль дәүләтенә каршы сугыш башлады. ЦАХАЛ солдатлары (Израиль саклану армиясе — Т-И иск.) дошман белән [боевиклар] үтеп кергән барлык урыннарда сугыша», — дип ассызыклады Галлант. «Израиль дәүләте бу сугышта җиңәчәк» — дип өстәде ek.
Израиль Саклану армиясе Газа секторында ХАМАС хәрәкәте һөҗүменә җавап итеп «Тимер кылычлар» операциясен башлау турында хәбәр итте. Боевиклар белән бәйле нокталарга дистәләгән самолетлар һөҗүм итә.
Үз чиратында ХАМАС Израильгә каршы «Буря Әл-Аксы» хәрби операциясен үткәрү турында игълан итте һәм кимендә 5 мең ракета һәм снаряд җибәрүләрен хәбәр итте. ЦАХАЛ вәкиле — контр-адмирал Даниэль Хагари дошманның 2200дән артык ракета җибәрүе турында хәбәр итә.
Беренчел мәгълүматларга караганда, Израильдә кимендә 5 кеше һәлак булган һәм ким дигәндә 100 кеше яраланган. Атулар Израильнең көньягында урнашкан Кфар-Аза, Сдерот, Суфа, Нахаль Оз, Маген, Беери шәһәрләрендә һәм Реим хәрби базасында, шулай ук алар тирәсендә бара.