Идел буе төбәкләре арасында иң түбән яшәү минимумнарының берсе Татарстанда билгеләнгән
2024 елга Идел буе федераль округы төбәкләрендә иң түбән яшәү минимумнарының берсе Татарстанда билгеләнгән. Республика бу күрсәткеч буенча Пенза һәм Саратов өлкәләреннән генә алда тора.
Бер җан башына исәпләгәндә, киләсе елга Татарстанда яшәү минимумы 12966 сум тәшкил итә, ул агымдагы ел белән чагыштырганда 747 сумга арткан.
Эшкә яраклы кешеләр өчен, аерым алганда, киләсе елга Татарстанда яшәү минимумы 14133 сум, пенсионерларга 11151 сум, ә балигъ булмаганнарга 12577 сум тәшкил итә.
Пенза һәм Саратов өлкәләрендә 2024 елга яшәү минимумы 12813 сум күләмендә билгеләнгән. Ике төбәктә дә ул 738 сумга арткан.
Мордовиядә шул ук вакытта киләсе елга яшәү минимумы Татарстандагы кебек 12966 сум. Агымдагы ел белән чагыштырганда, ул 180 сумга гына арткан.
Идел буе федераль округына керә торган башка субъектлар да 2024 елга билгеләнгән яшәү минимумы дәрәҗәсе буенча Татарстанны узып китә. Бу күрсәткеч буенча Түбән Новгород өлкәсе беренче тора. Анда яшәү минимумы 826 сумга арткан һәм 14339 сум тәшкил иткән, дип яза «Татар-информ».