Мы в Telegram
Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Октябрь
2023

Махсус операциядә катнашучыларны бушлай парковка белән тәэмин итәргә тәкъдим иттеләр

0
Махсус операциядә катнашучыларны бушлай парковка белән тәэмин итәргә тәкъдим иттеләр

Бүген коммерцияле булмаган иҗтимагый оешма вәкилләре инвалидлар – махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен Татарстан торак йортларында бушлай парковка һәм пандуслар мәсьәләсе турында фикер алышты. Бу хакта алар Татарстан хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова белән очрашуда сөйләште.

«Безнең ишегалды» республика төзекләндерү программасына парковка урыннарын кертү мәсьәләсен карарга теләр идем. Махсус хәрби операциядә яраланучылар машиналарын кая куярга белмәячәк», — диде «Сугышчан туганлык» Бөтенроссия ветераннар иҗтимагый оешмасының Татарстан бүлеге вәкиле Максим Кононов.

Аның сүзләренә караганда, күп фатирлы йортларда пандуслар да юк, яки алар кулланырга яраксыз хәлдә. Эльмира Зарипова бу сорауларны контрольгә алырга вәгъдә итте.

Бүген Татарстан Иҗтимагый палатасында Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипованың коммерцияле булмаган иҗтимагый оешма җитәкчеләре һәм вәкилләре белән очрашуы узды.

Анда ветераннарга социаль ярдәм күрсәтү, саулыгы чикле кешеләрне реабилитацияләү һәм социализацияләү, шулай ук социаль хезмәт күрсәтүчеләр белән үзара эш итү мәсьәләләре каралды. Очрашу «Хакимият белән диалоглар» проекты кысаларында оештырылды.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
Андрей Рублёв

Рублёв в трёх сетах обыграл Маркоса Гирона и вышел в третий круг «Мастерса» в Риме






Какие праздники отмечаются 13 мая 2024 года, что важного произошло в этот день

Тулячки выиграли Континентальную футбольную лигу

Эквайеры спускаются в подземку // Банкиров привлекают большие обороты по счетам метрополитена

В Москве лифт оторвал 10-летней девочке средний палец