Мәскәү Җәмигъ мәчете имам хатыйбы Ислам Зарипов Түбән Новгород өлкәсенә сәфәр кылды
Мәскәү Җәмигъ мәчете имам хатыйбы Ислам Зарипов узган атнада Түбән Новгород өлкәсе татар авылларында булды. Ул анда Түбән Новгород татарларының «Рухлану» якташлыгы чакыруы буенча барды. Бу хакта Россия Мөфтиләр шурасы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Әлеге сәфәр белән Россия мөселманнары Диния нәзарәте әйдәп баручы вәгазьчеләренең төбәк мөселманнары өчен айлык лекцияләрнең еллык циклы башланды.
Сәфәр барышында Ислам хәзрәт Зур Рбишчә, Мәдәнә, Карга һәм Кызыл Утрау мәчетләрендә булды, аларның һәрберсендә җирле җәмгыять активы белән очрашты, аларның сорауларына җавап бирде. Шулай ук туган якны өйрәнү музейларында һәм мөселман зиратларында булды, дип хәбәр итә матбугат хезмәте.
Уразавыл район үзәгендә Коръән тәфсире турында ачык лекция укылды. Анда Ислам Зарипов Коръән тәфсирен, аны аңлату фәненең тарихын өйрәнү мөһимлеге турында сөйләде. «Әл-Фатиха» сүрәсе мисалында Ислам диненең тел композициясе һәм үзенчәлекләре турында аңлатты.
Җомга көнне Мәскәү Җәмигъ мәчетенең имам хатыйбы җәмәгать намазын җитәкләде. Гыйбадәт вакытында Россия мөселманнарының рухи лидеры, мөфти шәех Равил Гайнетдиннең сәламнәрен тапшырды һәм дин әһелләренә Мөхәммәд пәйгамбәргә хас булган шәфкать-миһербанлык турында вәгазь сөйләде.