Мы в Telegram
Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Октябрь
2023

Казанда узачак халыкара конференция язу культурасы өлкәсендәге йөзгә якын галимне җыячак

0
Казанда узачак халыкара конференция язу культурасы өлкәсендәге йөзгә якын галимне җыячак

Татарстанда октябрь аенда «Европа цивилизациясенең язу тарихы һәм Россия халыкларының язу культурасы» халыкара фәнни конференциясе узачак. Анда катнашу өчен Россия һәм якын чит илләрдәге фәнни җәмәгатьчелек вәкилләреннән бүгенге көнгә йөзгә якын гариза килгән. Бу хакта Татарстан Фәннәр академиясе вице-президенты Айнур Тимерханов бүген «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә хәбәр итте.

«Конференциянең тематикасы киң диапазонга ия, катнашучыларның җитди составы билгеләнгән. Бу — язу традицияләребезне киңрәк күрсәтә алачагыбызга ышаныч бирә. Бу зур конференция безгә гомумроссия һәм гомум Европа язу культурасы контекстында гарәп графикасы традицияләрен яхшырак күрсәтергә мөмкинлек бирәчәк», — дип ачыклык кертте ул.

Конференция кысаларында махсус күргәзмә оештырылачак. Анда XV-XIX гасыр башы Россия һәм Көнбатыш Европа илләренең эш кәгазьләре һәм әдәби язма истәлекләре тәкъдим ителәчәк. Әлеге истәлекләр Россия Фәннәр академиясенең Санкт-Петербург Тарих институты Фәнни-тарихи архивында, Татарстан Археология музеенда, Татарстан Фәннәр академиясенең Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының Язма мирас үзәгендә һәм Татарстанның Милли китапханәсендә саклана.

«Европа цивилизациясенең язу тарихы һәм Россия халыкларының язу культурасы» халыкара фәнни конференциясе 17-19 октябрь көннәрендә Татарстан Милли китапханәсендә узачак.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
Виктория Азаренко

Азаренко: Я из среды, где не принято говорить о своих чувствах, поэтому пришлось учиться






Собянин поздравил Мишустина с назначением на пост председателя правительства РФ

На москвича взяли крупный кредит под видом покупки его машины

Порядка 350 рабочих привлекли к строительству дороги в Одинцове

В Ленобласти пройдет первая российская конференция про внедрение ИИ в сфере строительства