Телеграм-каналларда яһүдиләргә һөҗүм итәргә чакыру турында ялган мәгълүмат таратыла
Кайбер телеграм-каналларда ХАМАС лидерларының берсе Халид Машальнең бөтен дөньяда яһүдиләргә каршы һөҗүм оештырырга чакыруы турында хәбәр таралды.
Россия мөселманнары Диния нәзарәте аңлатуынча, мондый хәбәрләр - дөрес тәрҗемә итмәү нәтиҗәсендә килеп чыккан ялган мәгълүмат.
Россия мөселманнары Диния нәзарәте, ягъни Равил хәзрәт Гайнетдин җитәкләгән мөфтиятенең матбугат хезмәтендә Телеграм-каналларда таралган хәбәр гарәп теленнән рус теленә дөрес тәрҗемә ителмәгәнен белдерделәр.
«Чынлыкта, Халид Машаль мөселманнарны берләшергә чакырган. Анда көч кулланырга чакырулар булмаган. Башка төрле әйтсәк, Телеграмда таралган хәбәр – ялган», - диделәр мөфтиятнең матбугат хезмәтендә.