Мы в Telegram
Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Октябрь
2023

Миңнеханов: Безнең терлекчеләр – сөт җитештерү буенча ил лидерлары

0
Миңнеханов: Безнең терлекчеләр – сөт җитештерү буенча ил лидерлары

Татарстан терлекчеләре – сөт җитештерү буенча ил алдынгылары. Бу хакта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көненә багышланган тантаналы чарада әйтте. Республика җитәкчесенең матбугат хезмәте шул хакта хәбәр итә.

«Безнең терлекчеләр – сөт җитештерү буенча ил лидерлары. Икенче ел рәттән сөт күләме 2 млн тоннадан артып китәчәк. Шулай ук 530 мең тонна ит җитештереләчәк», – диде республика җитәкчесе.

Ул шулай ук бу эшкә төп өлеш кертә торган районнарны әйтте. Алар – Кукмара, Әтнә, Балтач һәм Саба, Мамадыш районнары. Алар мөгезле эре терлек ите җитештерүдә иң зур үсешкә ирешкән районнар, Тукай районы - республиканың дуңгызчылык һәм кошчылык үзәге.

Татарстан Рәисе шулай ук сөт саву буенча алдынгылар рәтендә булган Лилия Поднозовага (Тукай районы) һәм Адилә Латыйповага (Әтнә районы) рәхмәт белдерде. Ит терлекчелегендә иң яхшылар Мамадыш районыннан Асия Галиева, Кукмара районыннан Айрат Закиров, Буа районыннан Олег Степанов, Тукай районыннан Фәнис Гыймалетдинов булды. Моннан тыш, залда Россиянең атказанган ветеринария табибы Мидхәт Аббазов (Биектау районы) катнашты.

Рөстәм Миңнеханов авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгатенең алдынгы хезмәткәрләренә Россия һәм Татарстан дәүләт бүләкләрен тапшырды.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
WTA

Саснович вышла в третий раунд турнира WTA-1000 в Риме






В деле таджика, утопившего автобус в Мойке, появились новые детали. Пострадавшие дали первые показания

Жители деревни Русавкино-Романово в Балашихе провели субботник

Слушания по изменениям в устав муниципалитета прошли в Балашихе

Опытный и самостоятельный: в ОЭЗ «Технополис Москва» составили портрет инженера