Кырым башлыгы Миңнехановка һәм Татарстан халкына һәрьяклап ярдәм өчен рәхмәт белдерде
Татарстан Премьер-министры урынбасары - Бөтендөнья татар конгрессы Милли шурасы рәисе Васил Шәйхразиев Кырымда эш сәфәрендә булды. Бу хакта республика башлыгы Сергей Аксенов Телеграм-каналында хәбәр итте.
«Татарстан - Кырымның күп өлкәләрдәге мөһим партнерларының берсе. Республика Кырым сәүдә-икътисади, фәнни-техник, социаль һәм мәдәни хезмәттәшлек турында килешү төзегән төбәкләрнең берсе булды», - диде төбәк җитәкчесе.
Ул шулай ук Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановка, шулай ук Татарстан Хөкүмәтенә һәм халкына һәрьяклап ярдәм иткәннәре өчен рәхмәт белдерде.
Алар республикалар арасында социаль-икътисади һәм мәдәни хезмәттәшлек турында фикер алышты.