Мы в Telegram
Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Октябрь
2023

Рифат Фәттахов киләсе елда «Шәрык базары» фестивалендә булачак үзгәрешләрне әйтте

0
Рифат Фәттахов киләсе елда «Шәрык базары» фестивалендә булачак үзгәрешләрне әйтте

Ваһапов фонды җитәкчесе Рифат Фәттахов киләсе елда «Шәрык базары» фестиваленә кертергә теләгән яңалык турында әйтте. Бу хакта ул «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат очрашуында сөйләде.

«Киләсе елга фестивальгә бер яңалык кертергә уйлыйбыз. Ул төрки һәм шәрык дөньясы яшь башкаручылар бәйгесе булыр. Фестивальдә катнашырга теләүчеләр күп, бәйге булса, барысы да катнаша алыр иде. Күп илләр башкаручылары тарафыннан кызыксыну бар, нәкъ менә бәйге булуын сорыйлар. Яңа талантлар табу максатыннан да яхшы булыр иде. Бәйге үткәрсәк, шәрык дөньясында яңа йолдызлар ача алырбыз, дип уйлыйм. Әлегә бездә бәйге түгел, ә зур сәнгать бәйрәме», – дип сөйләде ул.

Җитәкче киләсе елда фестивальне БРИКС саммиты вакытына туры китерергә теләвен әйтте. «Ул мәдәни программасының бер бизәге булып торыр», – диде.

Аның сүзләренчә, «Шәрык базары» фестивале максатларының берсе – тәҗрибә алмашу нәтиҗәсендә, татар җыр сәнгатен, эстраданы камилләштерү.

«Без үзбәк, казах эстрадасына сокланып карыйбыз. Алардагы хитлар нәрсә белән аерыла? Бик югары дәрәҗәдә зәвыклы аранжировка һәм шул ук вакытта милли нигез югалмау белән. Безгә шуңа омтылырга кирәк. Бу фестивальнең төп максатларының берсе – төрле төбәкләр җырчылары, башкручылары белән аралашу нәтиҗәсендә безнең җыр сәнгатен, эстраданы камилләштерү. Иҗат кешеләренең аралашуы, үрнәк алуы, бер-берсен баету – табигый», – дип сөйләде ул.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
Уимблдон

Финалистка юниорского Уимблдона-2023 получила временное отстранение за допинг






Тренер "Зенита" Семак признал существенное снижение шансов у клуба выиграть РПЛ

"Известия": в 2023 году число брачных контрактов в РФ увеличилось на 11%

Арестован мужчина, зарубивший женщину топором в ТЦ Москвы в 2004 году

НПЗ Газпром нефтехим Салават остановил установку каткрекинга после атаки БПЛА