Төркиядә Минзәлә драма театры «Сөясеңме, сөймисеңме...» трагикомедиясен күрсәтә
Минзәләнең С.Өметбаев исемендәге татар дәүләт драма театры «Этос» XV Халыкара театр фестивалендә катнашачак. 14 октябрьдә Төркия Республикасының Әнкара шәһәрендә коллектив Флорид Бүләковның «Сөясеңме, сөймисеңме...» трагикомедиясен тәкъдим итәчәк. Бу хакта «Татар-информ»га театрда хәбәр иттеләр.
Әлеге спектакль – 2021 ел премьерасы. Спектакльне Уфаның яшь режиссеры Илсур Казакбаев сәхнәләштергән.
«Этос» фестиваленең төп темасы – үткәннән киләчәккә. Фестиваль Әнкара муниципалитеты, Чанкая муниципалитеты һәм башка иҗтимагый берләшмәләр ярдәме белән оештырылган.
Фестивальдә Истанбул, Әнкара, Иске шәһәр, Төркия Республикасының Чанаккале, шулай ук Иран, Гыйрак, Азәрбәйҗан һәм Татарстанның театр коллективлары катнаша.
16 октябрьдә театр коллективы Истанбулдагы «Топкапы» мәдәни паркында төрки халыклар музей комплексында концерт программасы белән чыгыш ясаячак.
Спектакльләр татар телендә куела, синхрон тәрҗемә булачак, дип ачыклык керттеләр театрда.