Казанда Land Rover автомобиле зебрада 14 яшьлек кызны бәрдергән
Бүген көн уртасында Казанда чит ил автомобиле мәктәп укучысын бәрдергән. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына шәһәр Дәүләт автоинспекциясендә хәбәр иттеләр.
Ачыкланганча, Land Rover автомобилен идарә итүче 35 яшьлек хатын-кыз, Боевая урамыннан барганда, 13нче йорт каршында җәяүлеләр кичүе буйлап юл аркылы чыккан 14 яшьлек кызны бәрдергән.
Нәтиҗәдә, кыз җиңелчә тән җәрәхәтләре алган. Табиблар караганнан соң, аны өенә кайтарып җибәргәннәр.