Юрист юл-патруль хезмәте инспекторы «килешергә» тәкъдим итсә нишләргә икәнлеген аңлатты
Юл-патруль хезмәте инспекторының юл хәрәкәте кагыйдәсен бозган машина йөртүчегә «урында килешергә» тәкъдим итүе законлы түгел. Мәскәүнең «Защита» адвокатлар коллегиясе филиалы мөдире Анатолий Миронов «Прайм» агентлыгына биргән интервьюсында шулай дип белдерде. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.
Мондый хәлләр юл хәрәкәте кагыйдәсе җитди рәвештә бозылган һәм машина йөртү хокукыннан мәхрүм итү куркынычы янаган вакытта була. Бу очракта машина йөртүчедә проблеманы акча белән хәл итү теләге уянырга мөмкин, әмма мондый вәсвәсәгә бирелергә ярамый – машина белән идарә итү хокукын гына түгел, ирекне дә югалтырга мөмкин, дип кисәтте адвокат.
«Моның өчен, бирелгән суммага бәйле рәвештә, Россия Федерациясе Җинаять кодексының 291 яки 291.2 маддәсе нигезендә җаваплылык каралган. Әмма ике норма да иң катгый җәза – иректән мәхрүм итүне күздә тота», - дип ачыклык кертте ул.
Шул рәвешле, мондый тәкъдимнәрдән баш тартырга, биредә сүзнең җинаять турында баруын искәртергә кирәк, дип киңәш итте Миронов. Кайбер машина йөртүчеләр ЮХИДИ инспекторы, машина йөртүченең гаебен тагын да көчәйтеп, беркетмә тутырыр дип курка. Әмма шуны истә тотарга кирәк – хәтта иң авыр авыр административ җәза да авырлыгы ягыннан җинаять җәзасына тиңләшә алмый, дип сүзен төгәлләде адвокат.