Яшел Үзәндә Саратов өлкәсе мөфтие урынбасары Абдулхакый Җәфәр белән очрашу була
Бу якшәмбедә, 15 октябрьдә, 17.00 сәгатьтә Яшел Үзәннең «Җәмиг» мәчетендә Саратов өлкәсе мөфтие урынбасары, Болгар ислам академиясенең 3нче курс студенты Абдулхакый хәзрәт Җәфәр белән очрашу узачак. Бу хакта «Яшел Үзән» хәбәр итә.
Ул «Коръәннең зирәклеге. Әл-Ангам сүрәсе хәзинәләре» темасына багышлана.
«Барлык теләүче яшүсмерләр, ир-атлар һәм хатын-кызлар чакырыла!» - диелгән хәбәрдә.