Бөгелмә башлыгы мәктәп директорлары белән очрашты
Бөгелмә шәһәре мэры Линар Закиров Бөгелмә урта гомуми белем бирү мәктәпләре директорлары белән очрашты. Чара Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин игълан иткән Педагоглар һәм остазлар елы кысаларында узды. Бу хакта «Бөгелмә авазы» хәбәр итә.
«Миңа сезнең нәрсә белән яшәвегезне белү бик мөһим. Безнең муниципаль районга бәхет елмайды – бездә үз эшенә чын-чынлап бирелгән укытучылар бик күп, аларның таланты һәм һөнәри уңышлары гомум танылган. Сезнең хезмәтегез ярдәмендә Бөгелмә муниципаль районы – Татарстанда мәгариф буенча лидер», — диде шәһәр башлыгы Линар Закиров дустанә шартларда.