Мы в Telegram
Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Октябрь
2023

Татарстан җитәкчелеге Гелий Кобелевның үлеме уңаеннан кайгы уртаклашты

0

Татарстан җитәкчелеге Татарстан Республикасы Югары Советының план һәм бюджет-финанс комиссиясенең элеккеге рәисе, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының бюджет-финанс мәсьәләләре буенча даими комиссиясе җитәкчесе Гелий Кобелев үлеме уңаеннан кайгы уртаклашты. Элеккеге депутат һәм Татарстанның хосусыйлаштыру фонды директоры 85 яшендә вафат булды.

«Кобелев максатчан һәм талантлы оештыручы, сизгер һәм игътибарлы остаз иде. Аның эшлеклелек һәм кешелеклелек сыйфатлары, эшкә тугрылыгы, югары профессионализмы, кешеләргә игътибарлы мөнәсәбәте аңа лаеклы абруй һәм танылу китерде», – диелә некрологта.

Гелий Васильевич 1935 елның 15 июнендә Алабуга шәһәрендә туган. Хезмәт эшчәнлеген Горбунов исемендәге Казан авиазаводында токарь булып башлый. Кобелев Татарстанда дәүләтчелек һәм парламентаризм формалашуга зур өлеш кертә. 1985 елдан ТАССР Югары Советының XI һәм XII чакырылышы составына керә, ТАССР Югары Советының план һәм бюджет-финанс комиссиясен җитәкли. Татарстан Дәүләт Советының I чакырылышы депутаты, Президиум әгъзасы һәм республика Дәүләт Советының бюджет-финанс мәсьәләләре буенча даими комиссиясе рәисе була.

«Алабуга» махсус икътисади зонасын булдыру аның исеме белән бәйле. Бүген ул илдә иң уңышлыларның берсе булып тора.

Кобелевның күпьеллык нәтиҗәле хезмәте һәм казанышлары югары бүләкләр белән билгеләп үтелә. Алар арасында — Хезмәт Кызыл Байрагы ордены, «Фидакарь хезмәт өчен» медале, «Казанның 1000 еллыгы истәлегенә», «ТАССР оешуга 100 ел» медальләре, «Татарстан Республикасының атказанган икътисадчысы» мактаулы исеме, Татарстанның Мактау грамотасы, Татарстан Дәүләт Советының «Парламентаризм үсешенә керткән өлеше өчен» Мактау билгесе.

«Гелий Васильевич Кобелев турында якты истәлек безнең йөрәкләрдә мәңге сакланачак», – диелә документта.

Некрологны Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, Татарстан Рәисе администрациясе җитәкчесе Әсгать Сәфәров, финанс министры Радик Гайзатуллин, Казан мэры Илсур Метшин һәм Алабуга районы башлыгы Рөстәм Нуриев имзалаган.

Гражданнар панихидасы 15 октябрьдә 12.00 сәгатьтә «Курган» җирләү комплексының хушлашу залында (Мамадыш тракты, 179) башланды. Ул шул зиратта җирләнә.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
Арина Соболенко

Соболенко испытала проблемы после снятия Рыбакиной с турнира в Риме






Стартует майская «Музейная неделя»

Дети из Узбекского землячества Бурятии увидели театр кукол «Ульгэр»: Россия и Культура

Знаменитости, которые служили и не служили в армии

«Разговоры о важном»: как пройдет урок русского языка 12 мая