Азәрбайҗанда «Татарча диктант» халыкара белем бирү акциясе була
Бакуда 15 октябрь көнне 13.00 сәгатьтә «Татарча диктант» белем бирү акциясе узачак. Татар телендә грамоталылыкны тикшерү чарасы Татарстанның Азәрбайҗан Республикасындагы даими вәкиллеге бинасында үтә. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Акция грамоталы язу, әдәби татар телен өйрәнүгә кызыксынуны арттыру, орфографик һәм грамматик хаталарны үзлегеңнән тикшерүгә юнәлдерелгән.
Татарча диктант язуда теләге булган һәркем үз көчен сынап карый ала.
Акцияне үткәрү адресы: Баку шәһәре, Х.Шушинский урамы, 22, диелгән хәбәрдә.