Мы в Telegram
Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Октябрь
2023

Нәзарәттә «Ислам. Беренче адымнар» мәктәбенең уникенче сезоны ачылды

0

Нәзарәттә «Ислам. Беренче адымнар» мәктәбенең 12 нче сезоны ачылды. Беренче дәрес Нәзарәт бинасында узды: бу агымда 200 дән артык кеше намаз укырга һәм ислам нигезләренә төшенергә теләк белдерде. Аларның күпчелеге гадәттәгечә – хатын-кызлар: залдагы урыннарның 3/4 өлешен гүзәл затлар алды. Шәкертләр атнасына бер тапкыр уздырыла торган 7 дәресне үзләштерәчәк. «Ислам. Беренче адымнар» мәктәбенең уникенче агымы 2 декабрьдә Коръән мәҗлесе белән тәмамланачак, дип хәбәр итә ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте.

Алар алдында ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең социаль үсеш бүлеге башлыгы Айгөл Биктимирова чыгыш ясады. Ул, Аллаһ юлында белем алуның фазыйләтләрен аңлатып, һәркемнең тормышында аны үзгәртүче вакыйгалар булуын билгеләп үтте һәм «Ислам. Беренче адымнар»ның шәкертләр тормышын тулысынча үзгәртүен теләде.

Чараның рәсми өлеше тәмамлану белән, дәресләр башланып китте. Лекцияләр хатын-кызлар һәм ир-атлар өчен – аерым һәм татар һәм рус телләрендә уза. Укулар һәр шимбәдә Казанның Галиев һәм Зәңгәр мәчетләрендә, «Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә һәм мөфтияттә иртәнге сәгать сигездән төшке уникегә кадәр оештырыла.

Дәресләрдә тәһарәт һәм госел алырга, намаз укырга өйрәтәчәкләр, гакыйдә, Мөхәммәд пәйгамбәрнең с.г.в. сирасы, ураза һәм төрле гыйбадәтләр турында сөйләячәкләр.

«Ислам. Беренче адымнар» мәктәбе 5 ел буе мәчеткаршындагы курсларга йөрергә мөмкинлекләре һәм вакытлары булмаган, әмма мөселман үтәргә тиешле гыйбадәтләрен башкарып яшәргә теләүче дин кардәшләр өчен оештырыла.

Проект Татарстан мөфтияте тарафыннан дәгъват эшчәнлеге кысаларында 2018 елда тормышка ашырыла башлады. Унбер сезон дәвамында әлеге курсларда 1078 кеше белем алды һәм намазга басты.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
WTA

Азаренко вышла в 1/16 финала турнира WTA-1000 в Риме






Гол Чалова с пенальти принес ЦСКА победу над "Зенитом" в чемпионате России

В Подмосковье ребенок напоролся животом на нож

Московские спасатели помогли коту выбраться из щели под лавочкой

Москвичей предупредили о заморозках до утра 12 мая