Мы в Telegram
Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Октябрь
2023

Иерей Ярослав Филиппов: Махсус хәрби операциядә катнашучыларның барысы да – герой

0

Лаеш районыннан Никольский храмы настоятеле иерей Ярослав Филиппов «ВСЕ СВОИ» телемарафонында махсус хәрби операциягә барып кайтуы турында сөйләде.

«Махсус хәрби операциядә катнашучыларның барысы да – герой. Быел инде без биш тапкыр махсус хәрби операция зонасына барып кайттык. Таныш-белешләре булганнар әйберләр тапшыруны сорады. Без бик теләп булыштык. Шәхсән үзем махсус хәрби операциягә гуманитар ярдәм алып барам. Ватан, туган як безнең өчен ул – туганнар, әти-әни, ватан», – диде ул.

Аның сүзләренчә, армиягә хәрби хезмәткә өмет, ышаныч белән хезмәт итәргә баралар.

«Хәрби кешеләргә без иконалар, догалар таратабыз. Алар гыйбадәт кыла ала, рухлары ныгый. Шундый очрак та булды: хәрби билет эченә икона куелган булган. Пуля тәнгә үтеп керә алмаган, ул иконага эләгеп калган. Мондый могҗизаи очраклар еш булып тора», – диде Ярослав Филиппов.

Телемарафон барышында контракт хезмәте һәм махсус хәрби операция турында барлык актуаль мәгълүмат, шулай ук геройлар тарихы, социаль ярдәм чаралары турындагы сорауларга җаваплар яңгырый.

Тулы трансляцияне ТНВ телеканалында, ВКонтакте социаль челтәрендә «Татарстан Республикасы» рәсми берләшмәсе сәхифәсе аша, социаль челтәрләрдә карарга, «Бим-радио», «Күңел» радиосы, «Авторадио», «Ди-ФМ»да тыңларга мөмкин. Тамашачылар heroes-tatarstan.ru сайтына кереп яки «кайнар линия»нең 117 телефоны аша яки QR код аша контакт үзәге чатына кереп, контракт хезмәте турында сорауларын бирә ала.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
Новак Джокович

Первая ракета мира Джокович получил бутылкой по голове после матча в Риме






Несколько автомобилей столкнулись на 69-м километре МКАД

Гвинейские военные попросили 16-летнего сына Кадырова обучить их стрельбе

"Спартак" лишился математических шансов выиграть Российскую премьер-лигу

Урганту не дали выступить на вечере памяти Окуджавы