Мы в Telegram
Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Октябрь
2023

Диния нәзарәтеннән Равил хәзрәт Зөфәров: Ватанны, ярату, сөю – иманның билгесе

0
Диния нәзарәтеннән Равил хәзрәт Зөфәров: Ватанны, ярату, сөю – иманның билгесе

Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте мөфтие урынбасары Равил хәзрәт Зөфәров «ВСЕ СВОИ» телемарафонында ватанпәрвәрлек сыйфатлары турында сөйләде.

«Ватанны, ярату, сөю иманның билгесе булып тора, дигән хәдисләр бар. Ватан – туган җиребез, Раббыбыз нигъмәтләгән туган туфрагыбыз. Тарихка күз салсак, төрле дин һәм милләт вәкилләре туган җирне, илне саклаганнар», – диде ул.

Хәзрәт фикеренчә, яшь буынны патриотик рухта тәрбияләү, ватанга караш гаиләдән башлана. «Бу төшенчәләр мәктәпләрдә остазлар тарафыннан тирәнтен аңлатылырга тиеш. Рәсүлебез дә бу хакта бәян итә. Туган җиреңне яратмасаң, бу тормыш тормышмыни?» –диде ул.

«Күңел тынычлыгына ирешү өчен Коръәнгә мөрәҗәгать итәбез. Аллаһы Тәгаләне искә алганда, аннан сораганда гына күңелгә тынычлык килә. Үзеңнең кешелек сыйфатларын югалтмыйча, ялгыш юлдан китмичә, Аллаһы Тәгаләгә ялвару бик тә ярдәм итә», – диде Равил хәзрәт Зөфәров.

Аның сүзләренчә, милләтара низагларның барлыкка килү сәбәбе – кешедә нәфескә иярү, масаю, тәккәбберлек кебек сыйфатларының калкып чыгуы.

«Ватаныбызда күпме милләт, халык бар. Кем: «Мин дәрәҗәлерәк!» – дип әйтә ала? Татарстан милләтләр һәм диннәр арасында дус-тату мөнәсәбәт булган төбәк буларак үрнәк булып тора», – диде хәзрәт.

«ВСЕ СВОИ» телемарафоны барышында контракт белән хәрби хезмәт һәм махсус хәрби операция турында барлык актуаль мәгълүмат, шулай ук геройлар тарихы, социаль ярдәм чаралары турындагы сорауларга җаваплар яңгырады.

Туры трансляцияне ТНВ телеканалында, ВКонтакте социаль челтәрендә «Татарстан Республикасы» рәсми берләшмәсе сәхифәсе аша, социаль челтәрләрдә карап, «Бим-радио», «Күңел» радиосы, «Авторадио», «Ди-ФМ»да тыңлап булды. Тамашачылар контракт белән хәрби хезмәт турында сорауларын heroes-tatarstan.ru сайтында, 117 телефон номеры аша «кайнар линия»дә яки, QR-код аша кереп, контакт үзәге чатында бирә алды.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
Рафаэль Надаль

Рафаэль Надаль первым в истории тенниса выиграл 200 матчей на грунтовых «Мастерсах»






Директор департамента МИД Беляев: Москва выдала согласие новому послу Финляндии Марье Лиивале

В Московском зоопарке кота спасли из вольера с волками

В Гидрометцентре спрогнозировали сроки потепления в Москве

Школу и детские сады построят в Царицыне по городской программе