Мы в Telegram
Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Октябрь
2023

Казанның Совет районы башлыгы: Авыр вакытта берләшү, бер максатка эшләү – безнең канда

0
Казанның Совет районы башлыгы: Авыр вакытта берләшү, бер максатка эшләү – безнең канда

Казанның Совет районы башлыгы Роман Фәтхетдинов «ВСЕ СВОИ» телемарафонында катнашты.

«Махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләрен кайгыртабыз. Совет районы карамагында 865 гаилә бар. Һәр гаиләгә бер хезмәткәр беркетелгән. Тормышта төрле хәлләр була, без утын белән тәэмин итүдән башлап, ремонт ясауга кадәр ярдәм итәбез. Мәсәлән, бездә бер гаилә бар. Бертуганнар контракт төзеп киткән, олы яшьтә әти-әниләре калды. Түбәне җылытырга, йортның тышкы ягына ремонт ясарга кирәк. Безнең көчтән килгәннең барысын да эшлибез. Безнең көчләр җитмәгән урында предприятиеләр, меценатлар ярдәм итә. Авыр вакытта берләшү, бер максатка эшләү – безнең канда», – дип сөйләде ул.

Ул Совет районында яшәүчеләрнең махсус хәрби операция зонасында булучыларга күрсәткән ярдәме турында сөйләде. «Бездә төрле буыннар ярдәм итә. Бездә 93 яшьлек Вера Георгиевна Бакаева бар. Ул – тыл хезмәткәре, хәзер дә читтә кала алмый. Хәрбиләр өчен олтырак (авт. – стельки) тегә. Аларны хәрбиләргә җибәрә. Хатын-кызлар берләште, алар маскировка ятьмәләре тегә. Һәрберсе уртак җиңүгә үз өлешен кертергә тырыша», – диде ул.

Район башлыгы махсус хәрби операция зонасыннан ялга кайткан егетләрнең патриотик тәрбиядә актив катнашырга теләвен ассызыклады. «Алар мәктәп укучылары белән очраша. Уку елы әле башланды гына кебек, ә укучылар белән 165 очрашу үткәрелде. Бу көннәрдә бер хәрби белән аралаштым. «Гаилә белән бул, ял ит инде», – дим. Балаларга патриотлык турында сөйләүне бурычым итеп саныйм», – диде ул», – дип сөйләде Казанның Совет районы башлыгы.

«ВСЕ СВОИ» телемарафоны барышында контракт белән хәрби хезмәт һәм махсус хәрби операция турында барлык актуаль мәгълүмат, шулай ук геройлар тарихы, социаль ярдәм чаралары турындагы сорауларга җаваплар яңгырады.

Туры трансляцияне ТНВ телеканалында, ВКонтакте социаль челтәрендә «Татарстан Республикасы» рәсми берләшмәсе сәхифәсе аша, социаль челтәрләрдә карап, «Бим-радио», «Күңел» радиосы, «Авторадио», «Ди-ФМ»да тыңлап булды. Тамашачылар контракт белән хәрби хезмәт турында сорауларын heroes-tatarstan.ru сайтында, 117 телефон номеры аша «кайнар линия»дә яки, QR-код аша кереп, контакт үзәге чатында бирә алды.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
Уимблдон

Финалистка юниорского Уимблдона-2023 получила временное отстранение за допинг






Мария Захарова: а что вообще делают в России послы стран, не явившиеся на инаугурацию?

Три автомобиля столкнулись в центре Белгорода, пострадали восемь человек

Baza: более 26 миллионов рублей исчезло со счетов московского монастыря

Калужане выиграли 8 медалей на всероссийских соревнованиях по пауэрлифтингу