Мы в Telegram
Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Октябрь
2023

Владимир Майстренко: Махсус операциядә катнашучылар тәүлек буе авыр шартларда

0
Владимир Майстренко: Махсус операциядә катнашучылар тәүлек буе авыр шартларда

Татарстан Премьер министры ярдәмчесе Владимир Майстренко «ВСЕ СВОИ» телемарафонында махсус хәрби операциядә катнашучыларның авыр шартларда булуларын әйтте.

«Махсус хәрби операция зонасында еш булырга туры килә. Беренче чиратта, кешеләр белән очрашабыз, ярдәм күрсәтәбез. Патриотлык – ватанга һәм туган җиргә мәхәббәт. Шуңа күрә егетләр зонага патриотик хисләр белән китте. Хәрбиләр зонада бурычлар үти: бер-берләренә ярдәм итә, ышана, бер-берсен ярты сүздән үк аңлыйлар. Алар көннәр, төннәр буе экстремаль шартларда. Аларның һәркайсы мизгел эчендә юкка чыга ала», – диде ул.

Аның сүзләренчә, махсус хәрби операция катнашучылары төрле милләттән, төрле социаль катламнан, әмма бөтенесен исән калырга омтылу, җиңү рухы берләштерә.

«Хатыннарны, әниләрне аңлап була. Аларга махсус хәрби операция турында аңлату эшләре алып барам. Үзебез белән туганнарының хатларын алып барабыз. Хәрбиләр язган хатларны мәктәпләргә дә тапшырабыз», – диде Владимир Майстренко.

Телемарафон барышында контракт хезмәте һәм махсус хәрби операция турында барлык актуаль мәгълүмат, шулай ук геройлар тарихы, социаль ярдәм чаралары турындагы сорауларга җаваплар яңгырый.

Туры трансляцияне ТНВ телеканалында, ВКонтакте социаль челтәрендә «Татарстан Республикасы» рәсми берләшмәсе сәхифәсе аша, социаль челтәрләрдә карарга, «Бим-радио», «Күңел» радиосы, «Авторадио», «Ди-ФМ»да тыңларга мөмкин. Тамашачылар контракт белән хәрби хезмәт турында сорауларын heroes-tatarstan.ru сайтында, 117 телефон номеры аша «кайнар линия»дә яки, QR-код аша кереп, контакт үзәге чатында бирә ала.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
Стефанос Циципас

Греческий теннисист Стефанос Циципас поблагодарил мать за советское воспитание






Тульский «Экспресс Офис» не пробился в 1/8 финала Континентальной футбольной лиги

В Спасске-Рязанском планируют создать туристический хаб

ИПГ: мощность магнитной бури снизилась с экстремального до сильного уровня

Слушания по изменениям в устав муниципалитета прошли в Балашихе