Саҗидә Сөләйманова исемендәге Әдәби премияләр тантанасы быел беренче тапкыр Казанда уза
Саҗидә Сөләйманова исемендәге Әдәби премияләр лауреатларын бүләкләү, шулай ук С.Сөләйманова исемендәге стипендияләр сертификатларын тапшыру тантанасы быел беренче тапкыр Казан шәһәрендә уза. Тантана иртәгә, 19 октябрьдә, Татарстан Республикасы Милли китапханәсендә була. 17.00 сәгатьтә башлана.
«Тантананы үткәрү урынын быел Казанга күчерү 2023 елның Татарстан өчен дә, «Татнефть» компаниясе өчен дә зур юбилейлар елы булуына бәйле. Быел Татарстанда нефть ятмалары эшкәртелә башлауга – 80 ел, дөньядагы иң эре нефть ятмаларының берсе булган, бүген дә республикабызда нефть чыгару күләменең яртысыннан артыгын тәэмин итүче Ромашкино ятмасыннан нефть фонтаны бәреп чыгуга 75 ел тулды. Бу тантана әнә шул бәйрәм программасы кысаларында уза», – дип хәбәр итә оештыручылар.
Быелгы тагын бер яңалык: хәзер премияләр ел саен түгел, ә ике елга бер тапкыр биреләчәк, шул ук вакытта аларның акчалата кыйммәте дә шактый артачак. Төп премияләрнең (3 премия) күләме – һәркайсы 150 мең сум. Кызыксындыру премияләренең (3 премия) күләме – һәркайсы 75 мең сум.
Шулай ук иҗатта үзләрен күрсәткән 10 студентка бер тапкыр бирелә торган 60ар мең сумлык С.Сөләйманова исемендәге стипендия тапшырылачак.
2023 елда С. Сөләйманова исемендәге әдәбия премия лауреатлары дип түбәндәгеләр танылды:
Алия Кәримова (Мәскәү) – татар теленнән рус теленә тәрҗемә ителгән «Птица сердца» дип аталган шигырләр җыентыгы («Яз» нәшрияты, 2022) өчен;
Йолдыз Шәрапова (Казан) – балалар өчен язылган «Китаплы кич» шигырьләр җыентыгы (Татарстан китап нәшрияты, 2018) өчен;
Минзифа Әхмәтшина (Әлмәт) – «Иңнәремдә ак җилкән» шигырьләр җыентыгы («Рухият» нәшрияты, 2019) өчен,
С.Сөләйманова исемендәге әдәбия премия кысаларында кызыксындыру бүләкләре түбәндәгеләргә бирелде:
Гөлнур Хәлил кызы Айзатулловага (Гөлнур Айзат) (Буа) – «Баллы кирпеч» повестьлар һәм тарихи хикәяләр җыентыгы (Идел-пресс, 2022) өчен;
Илдус Гали улы Диндаровка (Нурлат) – «Торна күзе» повестьлар һәм хикәяләр җыентыгы (Татарстан китап нәшрияты, 2020) өчен;
Ольга Викторовна Овчинниковага (Казан) – балалар өчен «Зеленый ёж» дип аталган шигырьләр һәм әкиятләр җыентыгы («Плутон» нәшрияты, 2022) өчен.
Быел С.Сөләйманова исемендәге стипендия алучыларның географиясе тагын да киңәя төшкән. Алар арасында А.М. Горький исемендәге Әдәбият институтының (Мәскәү) сәнгатьчә тәрҗемә кафедрасына караган махсус бүлектә белем алучы Теләче авылы кызы Руфия Мортазина һәм Теләче районы Үзәк авылы егете Илмир Газизов та бар.
Әлеге стипендиягә шулай ук түбәндәге студентлар ия булган:
Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара коммуникацияләр институтыннан Алинә Закирова һәм Социаль-фәлсәфи фәннәр һәм массакүләм коммуникацияләр институтыннан Ландыш Гобәйдуллина;
Әлмәт дәүләт нефть институтыннан Дарина Мороз һәм Екатерина Мершина;
Түбән Кама педагогия көллиятеннән Виктория Обручникова;
Әлмәт политехникумыннан Полина Валова;
Әлмәт медицина көллиятеннән Алинә Гыймадиева;
Чаллы дәүләт педагогия университетыннан Полина Яковлева.