Ирада Әюпова: Төркмәнстан һәм Татарстан бер-берсен мәдәни мирасны сакларга өйрәтте
Төркмәнстан мәдәни мирасны саклауда күп яклап үрнәк булып тора. Төркмәнстанда Татарстан көннәрен ачу чарасында Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова шундый фикере белән уртаклашты. Татарстан көннәре илнең Ашхабад һәм Мары шәһәрләрендә 17-19 октябрьдә уза.
«Үзгәреп торучы дөньяда үз мәдәни мирасыбызны саклап калу катлауланганнан катлаулана бара, шуңа күрә мәдәни байлыгыбызны ничек саклап калырга икәнлеген күп яклап Төркмәнстаннан өйрәнәбез», – дип Әюпова сүзләреннән цитата китерә sng.today порталы.
Төркмәнстан – ул уникаль ил, аның территориясендә милли костюм көндәлек тормышның аерылгысыз өлеше булып тора, дип күзәтүләре белән уртаклаша министр.
Төркмәнстанда Татарстан көннәре программасы турында «Татар-информ» элегрәк хәбәр иткән иде. Программа Ашхабад һәм Мары шәһәрләрендә концертлар үткәрүне күздә тота. Традицион һөнәрчелек, кәсепчелек һәм милли костюм культурасын саклау темасына дискуссия оештырылачак.
«Без Төркмәнстан җитәкчелегенә рус теленә һәм рус мәдәниятенә сакчыл мөнәсәбәте өчен рәхмәтле. Ашхабадта инде 20 ел Пушкин исемендәге уртак Россия-Төркмәнстан урта мәктәбе уңышлы эшли — ул илнең рус телендә укыта торган әйдәп баручы уку йортларының берсе, анда укыту Россия дәүләт белем бирү стандартлары һәм дәреслекләре буенча башкарыла», — дип билгеләп киткән иде Россия Президенты Владимир Путин. Бу фикерне ул 2022 елда Россия-Төркмәнстан сөйләшүләре нәтиҗәләре буенча әйткән иде.