Көньяк Корея, АКШ һәм Япония тәүге тапкыр бергә хәрби-һава көчләре өйрәнүләрен үткәрде
Көньяк Корея, АКШ һәм Япония тәүге тапкыр бергә хәрби-һава көчләре өйрәнүләрен үткәрде. Маневрлар 22 октябрьдә көннең икенче яртысында Корея ярымутравының көньяк өлешендә булды. Бу хакта «Российская газета» Kyodo агентлыгына сылтама белән хәбәр итә.
Өйрәнүләрдә Американың B-52H стратегик бомбардировщигы һәм өч илнең аны озатып йөрүче F2, F-15K, F-16 истребительләре катнашты.
Вашингтон, Сеул һәм Токио Корея Халык Демократик Республикасы тарафыннан ракета һәм атом-төш куркынычының көчәюе фонында саклану өлкәсендә хезмәттәшлекне киңәйтергә ниятләвен күрсәтә.
Элегрәк гаммәви мәгълүмат чаралары 17 октябрьдә Американың B-52H стратегик бомбардировщигы беренче тапкыр Көньяк Кореяның бер хәрби-һава базасына төшүе хакында язып чыккан иде.