Мы в Telegram
Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Октябрь
2023

Мәскәүдә «Глобальләшү шартларында туган телләрне саклау» темасына түгәрәк өстәл узды

0
Мәскәүдә «Глобальләшү шартларында туган телләрне саклау» темасына түгәрәк өстәл узды

Бүген Мәскәүдә глобальләшү шартларында туган телләрне саклау проблемасына багышланган IV түгәрәк өстәл узды. Ул Татар мәдәни үзәгендә оештырылган иде. Филологлар, тел белгечләре һәм татар җәмәгатьчелегенең битараф булмаган вәкилләре татар теле һәм Россиядәге башка халыкларның телләрен популярлаштыру һәм үстерүдә яңа алымнар турында фикер алышты.

Фото: © трансляциядән скриншот

Фикер алышу алдыннан тарихчы, педагогика фәннәре кандидаты, журналист, «Вести FM» радиосы алып баручысы Марат Сәфәров катнашучылар һәм кунакларга сәүдәгәр Әсәдуллаевның йорты буйлап мавыктыргыч экскурсия үткәрде. Бу тарихи бина башкала татарлары тормышында аерым әһәмияткә ия, чөнки аны кайчандыр зур авырлык белән саклап калганнар. Бүген биредә Татар мәдәни үзәге урнашкан. Ул үзенә төрле яшьтәге мәскәүлеләрне җыя. Күршедәге скверда татар шагыйре Габдулла Тукайга һәйкәл куелган.

Фото: Татарстан Республикасының Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиллегенең матбугат хезмәте

Экспертлар чыгышы һәм фикер алышулар алдыннан Россия Дәүләт Думасы депутаты, Милләтләр эшләре комитетының беренче урынбасары Илдар Гыйльметдинов сәламләү сүзе белән чыгыш ясады. Ул балачакта һәр кешенең бер кыенлыксыз 3-4 телне үзләштерә алуына, шуңа күрә балаларны туган телгә өйрәтү өчен бөтен төбәкләрдә дә тел сыйныфларын булдырырга кирәклегенә игътибарны юнәлтте.

Фото: Татарстан Республикасының Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиллегенең матбугат хезмәте

Гыйльметдинов фикеренчә, балалары, оныклары һәм аннан соңгы буыннары үз тамырларын, гореф-гадәтләрен һәм мәдәниятен белсен һәм хөрмәт итсен өчен һәркем туган телен саклауга тырышлык куярга тиеш.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
Новак Джокович

Джоковичу разбили голову бутылкой после матча. Видео






«Спартак» обыграл «Краснодар» в домашнем матче 28-го тура РПЛ

Появилось видео пожара на складе поликарбоната в Наро-Фоминске

Московская ночь

Непобедимый "Спартак" Слишковича обыграл "Краснодар"