Мәскәүдә “Ел гаиләсе” конкурсында өч татар гаиләсе иң яхшылар дип танылды
17 октябрь көнне «Ел гаиләсе» Бөтенроссия конкурсының җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды. Аны Россия Хезмәт министрлыгы белән берлектә Балаларга ярдәм фонды үткәрде. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Кичә Мәскәүдә, «Алтын боҗра» милли халык музыкасы һәм җыр театрында илебезнең төрле төбәкләреннән 84 гаилә җыелды. Быел алар «Күп балалы гаилә», «Яшь гаилә», «Авыл гаиләсе», «Традицияләрне саклаучы гаилә», «Алтын гаилә» номинацияләрендә иң яхшылар дип танылды.
Татарстан Республикасын әлеге конкурста Мөслим муниципаль районыннан «Яшь гаилә» номинациясендә җиңгән Айрат һәм Айгөл Шәйгардановлар гаиләсе тәкъдим итте. Әстерхан өлкәсе Идел буе районыннан укытучылар гаиләсе Руслан һәм Наилә Есенбаевлар «Традицияләрне саклаучы», Кырымнан Шәфкать һәм Светлана Сөләймановлар «Авыл гаиләсе» номинацияләрендә җиңү яуладылар.