Видео: Әлмәт янында ике машина авыл йортын бәрдергән
Әлмәт янында ике машина авыл йортын бәрдергән. Социаль челтәрләрдән кулланучылар авария урыныннан кадрлар һәм мәгълүмат бирә.
Юл-транспорт һәлакәте Габдрахман авылында була. Шаһитлар әйтүенчә, бер җиңел машина икенчесенең юлын «кисеп керә», машиналар юлдан читкә тайпыла, аларның берсе янга ава һәм торак йортны бәрдерә.
Нәтиҗәдә, әйләнеп төшкән машина йорт стенасының бер өлешен җимерә һәм капоты белән тәрәзәне вата. Зыян күрүчеләр турында мәгълүмат юк.