Мамадышта зоопарк төзергә җыеналар
Мамадыш районы туристлык инфраструктурасын үстерүе белән шаккаттыруын дәвам итә. Туристларны җәлеп итү тагын бер объект, ягъни зоопарк төзелә. Бу хакта «Нократ» сайтында хәбәр ителә.
Ул Мамадыштан 15 чакрым ераклыкта Отарка авылы тирәсендә төзеләчәк. Төзелеш инициаторы - зур инвестор, танылган бизнесмен Михаил Скоблионок.
Биредә үк глемпинг-парк та булачак. Анда ял итүчеләр өчен 20 йорт төзергә планлаштырылган.