Мы в Telegram
Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Октябрь
2023

«Апуш» балалар театр студиясенә кастингка 100 гә якын кеше җыелган

0

Кастинг нәтиҗәләре буенча «Апуш» балалар татар театр студиясенә сигездән алып 15 яшькә кадәрге 40 бала сайлап алынды. «Московский» мәдәният үзәгендә сайлап алу туры барлыгы 100 укучыны җыйды.

Кастингта укучылар төрле юнәлешләрдәге (җыр, бию, сөйләм, уен коралларында уйнау) сәләтләрен күрсәтте. Катнашучыларның сәләтләрен К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры артисты, актерлык осталыгы остазы Зөлфәт Закиров, К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры артисты, сәхнә теле остазы Гүзәл Галиуллина, Казан театр училищесында вокал һәм вокал ансамбле педагогы, К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры хормейстеры, вокал остазы Алия Хәмзина һәм студиянең җитәкчесе Алия Фәйзрахманова бәяләде.

«Балалар барысы да бик сәләтле, яхшылап әзерләнеп килгәннәр, һәр баланың үз «фишка»сы бар. Кемдер шигырь белән алдырса, кемдер уен кораллары белән үзенә каратты. Балаларның күзләрендә очкын, студиягә эләгергә теләүне күрү бик сөендерә», - диде Зөлфәт Закиров.

Сайлап алуны узган балалар «Московский» мәдәният үзәгендә сәхнә хәрәкәте, сәхнә теле, актерлык осталыгы һәм вокал белән бушка шөгыльләнәчәк. Дәресләр татар телендә уза, дип хәбәр итә Казан башкарма комитетының Тел культурасы өлкәсендә милли сәясәтне гамәлгә ашыру бүлеге.

  • «Апуш» татар балалар театр студиясе әлеге төркемне Татарстан Рәисе каршындагы татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән ача.
  • Моңа кадәр, көз башында, «Апуш. Нәниләр» театраль мәктәп-студиясенә кастинг узды. Анда дүрт яшьтән сигез яшькә кадәрге 100 дән артык бала катнашты, 40 бала сайлап алынды.



Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
WTA

Шнайдер вышла в третий круг турнира WTA-1000 в Риме, победив Самсонову в российском дерби






Жителей Тверской области предупредили об ответственности за регистрацию мигрантов

Три человека пострадали при столкновении грузовика и легковушки на востоке Москвы

Кубанские спортсмены завоевали медали на первенствах России по боксу

В Томске круглосуточно работают пункты серопрофилактики