Чиләбе өлкәсендә милли көрәш буенча ачык турнир узды
Чиләбе өлкәсенең Колый авылы спорт комплексында Харис Йосыпов истәлегенә милли көрәш буенча ачык өлкә турниры узды, дип хәбәр итә Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте.
Ярышларга Златоуст, Пласт, Чибәркүл шәһәрләреннән, шулай ук Аргаяш һәм Чибәркүл районнарыннан һәм Башкортстан Республикасыннан, атап әйткәндә, Баймак районыннан һәм Харис Мөнасиповичның туган ягы Салават районыннан, киләсе ярышлар шунда узачак, спортчылар килгән.
Ярышлар 12 авырлык категориясендә һәм яшь буенча ике төркемендә узган.
Гомумкоманда буенча беренче урынга Пласт, икенчегә Аргаяш, өченче урынга Мәләүз спортчылары чыкккан.
Турнир Көньяк Уралда дзюдога нигез салучы, СССР һәм Россиянең атказанган тренеры, Чиләбенең мактаулы гражданы Харис Йосыповны хөрмәт белән искә алу максатыннан уздырылды, диелгән хәбәрдә.