Мы в Telegram
Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Октябрь
2023

Рәмис Аймәт әңгәмәләрдән торган «Сүз иярә сүз» дигән яңа китабын чыгарды

0
Рәмис Аймәт әңгәмәләрдән торган «Сүз иярә сүз» дигән яңа китабын чыгарды

Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Муса Җәлил, Һади Такташ исемендәге әдәби премияләр лауреаты, шагыйрь Рәмис Аймәтнең «Мәгариф-Вакыт» нәшриятында «Сүз иярә сүз» (танылган шәхесләр белән гамьле әңгәмәләр) дигән яңа китабы чыкты.

«Бу минем 1991-1995 еллардагы журналистлык эшчәнлегемнең матур бер нәтиҗәсе. Заманында «Мәгърифәт» һәм «Шәһри Казан» газеталарында дөнья күргән әңгәмәләрем бүген бер китапка тупланып, укучыларга тәкъдим ителә», - диде Рәмис Аймәт «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Филология фәннәре докторы, профессор, Татарстанның атказанган фән эшлеклесе Васил Гарифуллин китапта кереш мәкаләсендә Рәмис Аймәтне интервью остасы буларак дан казанды дип бәяли.

«1990 нчы еллар үзгәртеп кору чоры алып килгән демократик үзгәрешләр заманы буларак тарихка кереп калды. Матбугат мәйданында шушы фикер төрлелеген, бәхәсләрне ачык чагылдырган жанр – интервью беренче планга чыкты. Әйтик, Равил Шәрәфиевның балалары Равия һәм Вил Шәрәфиевләр белән «Без аның газизләре» дигән интервьюны Рәмис Аймәт пьеса әсәре форматына охшатып корган иде. Укучыларда бу алым аеруча зур кызыксыну уятты», - дип яза Васил Гарифуллин.

Аның фикеренчә, Рәмис Аймәтнең Мөхәммәт Мәһдиев, Марсель Сәлимҗанов, Аяз Гыйләҗев, Туфан Миңнуллин, Шәүкәт Биктимеров, Ренат Еникеев һ.б. белән әңгәмәләре әлеге шәхесләрне яңа яктан ачып бирүче язмалар буларак, мәдәниятебез һәм әдәбиятыбыз тарихының сәхифәләрен тулыландырып, милли мирасыбыз фондына керергә лаеклы. «Әлеге интервьюларда бу шәхесләр укучыга моңа кадәр билгеле булмаган яңа яклары белән ачыла», - ди ул.

Васил Гарифуллин 1990 елларда матбугатта эстрада темасы популярлашып китүен, моның сәбәпчеләреннән берсе Рәмис Аймәт булуын билгеләп үтә. «Ул үз язмалары аша Айдар Галимов, Зәйнәб Фәрхетдинова, Азат Хөсәенов, Фердинанд Сәләхов, Нәфисә һәм Ризван Хәкимовлар, Сәнифә Рангулова кебек булачак эстрада йолдызларын беренчеләрдән булып киң җәмәгатьчелеккә танытты», - диде ул.

«Узган гасыр азагының иң популяр киносериалларында уйнаган Мексика актрисасы Виктория Руффо белән дә әңгәмә оештырып, укучыларны таң калдырды ул. Муса Җәлилнең беренче һәм бердәнбер улы булган подполковник Альберт Җәлилов белән интервьюсы заманында татар җәмәгатьчелегендә зур резонанс тудырды. Танылган шагыйрьләр Мөдәррис Әгъләм, Зөлфәт, Лена Шагыйрьҗан, Роберт Әхмәтҗанов белән шигырь яктысында сөйләшүләр заманасы өчен журналистика жанрында үзенә күрә бер яңалык булды дисәм, һич кенә дә арттыру булмастыр», - ди Васил Гарифуллин.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
WTA

Шнайдер вышла в третий круг турнира WTA-1000 в Риме, победив Самсонову в российском дерби






Путин утвердил структуру нового правительства РФ

Зобнин открыл счёт в матче «Спартак» — «Краснодар» в 28-м туре РПЛ

"Газета.Ru" представляет самые яркие кадры прошедшей недели

WhatsApp поменял зеленый дизайн на черный и белый