Красноярскида «Без бергә!» фестиваль-бәйгесе узды
22 октябрьдә Красноярскиның «А.Н.Кузнецов исемендәге Хезмәт һәм Дуслык сарае» мәдәни-социаль комплексында «Без бергә!» дигән шигарь астында Красноярск крае милли (татар) үзешчән коллективлары фестиваль-бәйгесе узды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Фестиваль-бәйгегә 11 торак пункттан барлыгы 69 катнашучы килгән иде. Сәхнәдән лирик татар җырлары гына түгел, патриотик темага – безнең солдатларның Бөек Ватан сугышы елларында һәм махсус хәрби операция зонасында күрсәткән батырлыгына багышланган әсәрләр дә яңгырады.
Фестивальнең жюри әгъзалары, катнашучыларның үзешчән коллективлар һәм башкаручылар гына булуына карамастан, дүрт номинациянең һәркайсында лидерларны ачыклауга бик җитди карады. Барлык лауреатларга да дипломнар һәм сувенирлар тапшырылды.
Пировское муниципаль округының Ковригино авыл клубында мәдәни-массакүләм чаралар оештыручы белгеч Рәйсә Хөснетдинова «Красноярск крае территориясендә татар мәдәниятен саклауга шәхси күпьеллык өлеш керткәне өчен» Красноярск крае губернаторының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Бу аның 25 еллык эшчәнлеген шул рәвешле тану булды.
Фестиваль-бәйге Красноярск краеның 2023 елга исәпләнгән «Россия милләтенең бердәмлеген ныгыту һәм Красноярскида яшәүче халыкларның этномәдәни үсеше» дәүләт программасы кысаларында үткәрелде.