Мы в Telegram
Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Октябрь
2023

«Өмет» газетасы мөхәррире Исхак Хәлимов: Газетабызны чыгарырга хөкүмәт ярдәм итә

0
«Өмет» газетасы мөхәррире Исхак Хәлимов: Газетабызны чыгарырга хөкүмәт ярдәм итә

Ульяновск өлкәсендә чыга торган «Өмет» газетасы редакторы Исхак Хәлимов газетаны чыгаруда һәм подписка ясауда Ульяновск өлкәсе хөкүмәте булышлык күрсәтүен әйтте.

«Ике ел элек Ульяновск өлкәсенә яңа губернатор – Алексей Русских билгеләнде. Аның эчке сәясәт буенча урынбасары Тамбов өлкәсендә район газетасы редакторы булып эшләгән кеше. Ул газета тиражларына бик игътибарлы. Хөкүмәт карамагындагы газеталарны – аерым, өлкә газеталары җитәкчеләрен аерым җыеп сөйләшә. Ул һәрберебездән хисап сорый. Үзе дә тәкъдимнәр әйтә», - диде Исхак Хәлимов Бөтендөнья татар конгрессында Россия төбәкләреннән килгән журналистлар белән оештырылган түгәрәк өстәлдә.

Аның әйтүенчә, губернатор урынбасары газетага подписка чорында мәгариф, мәдәният, социаль яклау министрлыклары, ведомство учрежденияләренә дәүләт карамагандагы газеталарны яздырту максатын куйган.

«Бу исемлеккә чуваш, мордва, татар телләрендәге газеталар да керә. Шунысына шатланабыз, нәтиҗәсе дә булыр дигән өметебез бар. Өлкә күләмендә 50гә якын татар телле түгәрәкләр бар. Аннан соң, һәр авылда диярлек клублар, китапханәләр сакланып калды, шуларга газетаны бюджет хисабына яздыртып, тиражны саклап калуга өлеш булыр дигән өмет бар», - диде «Өмет» газетасы баш мөхәррире.

Исхак Хәлимов «Өмет» газетасының тиражы – 4600 данә булуын әйтте. «Шуның 4100е – подписка буенча тарала, 500е – киоскларда сатыла. Ул бик уңайлы. Әмма ләкин киоскларның саны да кими бара. Ул юнәлеш буенча да кыенлыклар туа башлады», - дип билгеләп үтте.

«Өмет» газетасы сайтын алып бару, социаль челтәрләрдә эшләү өчен дәүләт тарафыннан акча бүлеп бирелә, газета өчен аерым акча бүлеп бирәләр. Социаль челтәрләрдә тәүлек дәвамында губернаторның эшчәнлеген күрсәтергә бурычлыбыз. Милли, дини тормышны да күрсәтәбез. Нинди генә чара булса да, яктыртып барырга тырышабыз», - диде ул.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
Анастасия Павлюченкова

Павлюченкова вылетела с турнира в Риме






Суд заключил под стражу влетевшего в Троицкий мост в Петербурге лихача

Уехавший из Польши судья Шмидт представил единственный секретный документ

Теплоходные прогулки по Амуру стартовали в Благовещенске

Без солнца. Эксперт объяснила, почему даже летом не хватает витамина D