Мы в Telegram
Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Октябрь
2023

Чернышенко Россия югары уку йортларында бюджет урыннары саны артуы турында әйтте

0

2024 елда Россия вузларында бюджет урыннары саны 591 967гә җитәчәк. Бу быелгы уку елына караганда 1811 урынга күбрәк. Бу хакта Россия вице-премьеры Дмитрий Чернышенко сөйләде.

«Россия Президенты Владимир Путин йөкләмәләре буенча 2024 елда Россия югары уку йортларында бюджет урыннар саны артачак», — дип билгеләп үтте түрә.

«Бюджет урыннарында иң зур үсеш инженерлар әзерләү программаларына карый — алар 2281гә арта. Ул Президент куйган өстенлекле бурыч — технологик суверенитетны кадрлар белән тәэмин итүне көчәйтергә мөмкинлек бирәчәк», — дип төгәллек кертә Чернышенко.

2023 елның 1 ноябреннән югары уку йортларыннан бюджет урыннарга гариза җыю башлана. Декабрь ахырында алар арасында конкурс буенча урыннарны бүлүгә йомгак ясалачак.

«Бюджет урыннарын төбәк һәм университетлар ихтыяҗларын исәпкә алып бүлү эш бирүчеләр, региональ хакимият органнары һәм югары уку йортлары арасында җентекле планлаштыру һәм сыйфатлы хезмәттәшлек таләп итә» — дип билгеләп үтте Россия Мәгариф һәм фән министры Валерий Фальков.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
WTA

Касаткина обыграла Марию и вышла в третий круг турнира WTA-1000 в Риме






Алексей Федоров: «Квантовые технологии уже можно и нужно применять на практике»

Врач Романенко: влияние магнитных бурь на здоровье преувеличено

Прокуратура организовала проверку по факту пролета воздушного судна над трассой М-8 в Подмосковье

Комитет СФ поддержал кандидатуру Ковальчука на пост главы Счётной палаты