Васил Шәйхразиев Казахстан халкы бердәмлегенең «Берлек» алтын медале белән бүләкләнде
Казахстан халкы Ассамблеясы Советы карары белән Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура Рәисе Васил Шәйхразыевка Казахстан халкының бердәмлегенең «Берлек» алтын медале тапшырдылар. Медаль белән бүләкләү турында карарны Казахстан Республикасы Президенты Касыйм-Җомарт Токаев имзалаган. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Берлек» алтын медале Казахстанның социаль-икътисади һәм иҗтимагый үсеше тотрыклылыгын һәм бердәмлеген ныгытуда казанышлары өчен җәмәгатьчелек тарафыннан танылу һәм бүләкләүнең югары билгесе булып тора.
Медальне бүген тантаналы шартларда Казахстанның Казандагы Генераль консулы Ерлан Искаков тапшырды.