Мы в Telegram
Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Октябрь
2023

Рифат Фәттахов: Рөстәм Миңнеханов «Шәрыкъ базары» фестиваленең дәвамлы булуын теләде

0

Бүген Ваһапов фонды директоры, "Шәрыкъ базары" халыкара фестивале генераль продюсеры Рифат Фәттахов фестивальнең гала-концертында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов белән очрашканнарын әйтте.

"Рәисебез янында очрашуда булдык. Ул "Ялла" төркеме лидеры Фәррух Закировка Татарстанның халык артисты мактаулы исемен тапшырды.

Миңа да зур бүләк булды. Рөстәм Нургалиевич фестивальнең киләчәге турында кызыксынды, киләсе елда тагын да масштаблырак, киңкүләм уздыру буенча конкрет йөкләмәләр бирде, фетивальне хуплады, дәвамлы булуын теләде. Оештыручы өчен моннан да зуррак бүләк булуы мөмкин түгел", - диде Рифат Фәттахов.

Ул быел фестиваль җиде көн дәвам иткәнен, былтыр бер көн барганын искәртте. "Җиде көнлек марафон азагына якынлаша. Казан ратушасында 20 октябрьдә фестиваль тантаналы төстә ачылды, аннары Чаллы, Әлмәт, Казан, Түбән Кама шәһәрләрендә "Ялла" концерты узды. Башкортстан сәнгать осталары концерты үтте", - диде.

"Бүгенге фестиваль күп кенә милли республика вәкилләре Татарстанда берләшүен күрсәтә. Дистәләгән илләр вәкилләре Россиягә Татарстан аша тартылды. Безнең көч мәдәнияттә икәнен күрсәтә. Безнең киләчәк - мәдәнияттә. Әйдәгез, мәдәниятне саклыйк, үстерик", - дип белдерде Рифат Фәттахов.

Ул килгән кунакларга олы хөрмәтен һәм рәхмәтен җиткерде.

Фестивальдә Россиянең 15 төбәгеннән, 25 илдән 40 милли республика вәкилләре катнаша.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
WTA

Саснович вышла в третий раунд турнира WTA-1000 в Риме






В администрации Клина рассказали, что владелицу упавшего в яму автомобиля лишат прав

Страшная авария забрала жизнь пешехода в Собинском районе

В Тверской области задержали «закладчиков» синтетики

Итоги апреля на первичном рынке массового сегмента Москвы