Татарстанда кыр эшләре тәмамлана
Татарстанда кыр эшләре тәмамланып килә. Узган атнада аграрийлар барлык бәрәңгене җыеп алды, әле 9 мең га көнбагыш, 3 мең га кукуруз суктырасы һәм 2,8 мең га шикәр чөгендере аласы бар. Бу хакта Хөкүмәт йортында узган киңәшмәдә авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Ленар Гарипов сөйләде.
Урып-җыю белән беррәттән, шикәр чөгендере эшкәртү дә бара дип белдерде ул. Хәзерге вакытта 93 мең тонна шикәр комы җитештерелгән. Шикәрнең чыгышы уртача 15,7 процент тәшкил итә, бу узган елгы дәрәҗәдә.
Киңәшмәне республиканың барлык районнары белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Чарада Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин катнашты, дип хәбәр итә республика җитәкчесе матбугат хезмәте.