Татарстан халкын томан, бозлавык һәм буран вакытында саклык чаралары турында кисәтәләр
Метеорологлар фаразлавынча, 29 октябрь, якшәмбе киченнән дүшәмбе, 30 октябрь киченә кадәр Татарстанда урыны белән бозлавык, томан була, шулай ук 15 метрга кадәр көчле җил, юлларда бозлавык көтелә.
Шуңа бәйле рәвештә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә начар һава торышы вакытында төп иминлек чаралары турында искә төшерәләр.
Машина йөртүчеләргә тизлек режимын үтәргә, кискен маневрлардан һәм тормозга кинәт басудан сакланырга, дистанцияне сакларга кирәк. Юл өслеге торышын исәпкә алып хәрәкәт итү мөһим.
Оптика, ягъни фаралар төзек, чиста булырга тиеш. Автоинспекция хезмәткәрләре юлда юл хәрәкәте кагыйдәләрен төгәл үтәргә чакыра.
Җәяүлеләргә йөргәндә һәм юл аша чыкканда сак булырга киңәш ителә. Җәяүлеләр киемдә яктылык кайтаручы элементлар кулланырга тиеш.
Агачлар, электр линияләре, начар ныгытылган конструкцияләр янында булмаска тырышыгыз, алар янында шәхси автотранспорт куюдан сакланыгыз.
Проблема булганда сез һәрвакыт бердәм ашыгыч 112 хезмәтенә мөрәҗәгать итә аласыз, диелә.