Хасавюртта халык Израилдән килүчеләрне кунакханәләрдән куып чыгаруны таләп иткән
Дагыстанның Хасавюрт шәһәрендә халык янәсе "Израильдән килгән качакларны" кунакханәләрдән куып чыгаруны таләп итәргә дип "Фламинго" һәм "Киев" кунакханәләренә килгән. "Медиазона" хәбәр итүенчә, алар кунакханәләргә кереп бүлмәләрне тикшергән.