Түбән Кама хоккейчылары Казанның «Ак Барс»ын җиңде
Бүген Казанның «Ак Барс» һәм Түбән Каманың «Нефтехимик» хоккей командалары көч сынашты. Җиңүне 2:1 исәбенә «Нефтехимик» яулады. Матч Түбән Камада узды.
«Ак Барс» капитаны Александр Радулов бүген уйнамады, бозда капитан вазифасын Артём Лукоянов үтәде.
Беренче период. Алтынчы минутта, «Нефтехимик» күпчелектә уйнаганда, команда капитаны Александр Дергачёв исәпне ачты (1:0). Уналтынчы минутта «Нефтехимик» һөҗүмчесе Никита Сетдиков гол кертте (2:0).
Икенче период голларсыз үтте.
Өченче период. Тугызынчы минутта алканы «Ак Барс» сакчысы Дмитрий Юдин кертте (2:1).
Командалар составы:
«Нефтехимик»
- Долганов (Николаев);
- Белозёров – Дергачёв – Н. Якупов, Хлыстов – Сериков;
- Брюквин – Жукенов – Соколов, Клок – Кашников;
- Сетдиков – Митякин – Шәфигуллин, Хохлов – Гайнуллин;
- Камара – Шерстобитов – Попов (Р. Якупов), Сидоров.
«Ак Барс»
- Әхтәмов (Билалов);
- Яшкин – Семёнов – Терехов, Юдин – Журавлёв;
- Кагарлицкий – Сафонов – Петров, Адамчук – Лямкин;
- Галиев – Галимов – Свечников, Лучевников – Войнов;
- Лукоянов – Кателевский – Дыняк (Быков), Вәҗиев.
«Ак Барс»ның киләсе уены Санкт-Петербургта узачак. СКА – «Ак Барс» матчы 31 октябрьдә 19:30 сәгатьтә башлана.